Бөгелмә тикшерү бүлеге полициягә чакыра
Кабул итү мәсьәләләре буенча шәхси состав белән эшләү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең тикшерү бүлеге начальнигы Таисья Хәйруллина үзенең тату командасына 40 яшькә кадәрге ир-атларны һәм хатын-кызларны хезмәт итәргә чакыра.
Хезмәткәргә 35 000 сум хезмәт хакы бирелә, ел саен 40 көннән 60 көнгә кадәр түләнә торган ял бирелә, матди ярдәм түләнә, Россия Эчке эшләр министрлыгы системасы санаторийларында ял итү мөмкинлеге, эчке эшләр органнарында 20 ел хезмәт иткәндә пенсиягә чыгу мөмкинлеге бирелә.
Кабул итү сораулары буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең шәхси составы белән эшләү бүлегенә, тел: 8(919)631-13-83.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа