Бөгелмә “Террорчысы” гаебен таныды
Шушы көннәрдә Бөгелмә шәһәр судында РФ Җинаять кодексының 207 нче маддәсенең 1 нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче гражданин И.ның эше каралды. Быел 4 февраль көнне ул исерек баштан, әмма бу гамәленең нәтиҗәләре нинди буласын ачык белгән хәлдә, полиция хезмәткәрләренең игътибарын җәлеп итәр өчен, эчке эшләр бүлегенең дежур частена үзенең...
Шушы көннәрдә Бөгелмә шәһәр судында РФ Җинаять кодексының 207 нче маддәсенең 1 нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче гражданин И.ның эше каралды.
Быел 4 февраль көнне ул исерек баштан, әмма бу гамәленең нәтиҗәләре нинди буласын ачык белгән хәлдә, полиция хезмәткәрләренең игътибарын җәлеп итәр өчен, эчке эшләр бүлегенең дежур частена үзенең кесә телефоныннан шылтырата һәм шартлау булачагын әйтә, теракт буласы урынның адресын күрсәтә. Шул рәвешле ул террорчылык турында ялган хәбәре белән шәһәрдәге барлык махсус службаларны эшеннән аера.
Суд утырышында ул үз гаебен тулысынча таныды, кыңгыр гамәле өчен үкенүен белдерде.
Суд аның гаебен тануын да, үзенең һәм якыннарының сәламәтлеген дә исәпкә алды. Нәтиҗәдә, гражданин И.ны 1 ел да 3 айга ирегеннән мәхрүм итү һәм җәза срогын үтү өчен кырыс режимлы төзәтү колониясенә җибәрү турында хөкем карары чыгарылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа