Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә Техника йорты коллективы Халыкара премиянең Гран-приена лаек булды

Җәй дәвам итә. Массакүләм чаралар әле тыелуга карамастан, Техника йорты иҗат коллективлары үз эшчәнлекләрен дәвам итәләр, социаль челтәрнең туры эфирында дәресләр үткәрәләр, халыкара бәйгеләрдә актив катнашалар.

Һәм яңадан җиңү - "Аrt-code" проектының "Триумфаль битлек" II Халыкара театр премиясе Гран-приен "Нон стоп" Халык Арт-студиясе башкаруында #ЧУЧЕЛО спектакле алды (җитәкчесе - Д. Н. Барсукова, авторы һәм сорежиссеры - Э. П. Кузнецова).

Спектакль күп тапкырлар Бөтенроссия халыкара конкурслар лауреаты исемен алды, инде хәзер икенче тапкыр Халыкара конкурсларның Гран-при  иясе булды. Коллективка шулай да хыялын тормышка ашырып, җиңүчеләрнең Санкт-Петербургта узасы финал гала-концертында үз спектаклен күрсәтү мөмкинлеге ачыла, чөнки, Гран-при дипломыннан тыш, алар  финалда катнашу өчен бүләк сертификаты белән чакыру алган.

Әмма уңышлар моның белән генә бетми. "Нон стоп" Халык Арт-студиясендә катнашучылар “GRAND THEATRE EVENT FEST” Халыкара конкурсының 1нче дәрәҗә лауреатлары булдылар. Үз яшь категорияләрендә Сафия Буваева (7 яшь) һәм Алефтина Салихова Гран-прига ия. “Ике принцесса сере” музыкаль Яңа ел әкияте һәм катнашучы Константин Абалаков музыкаль эшләнеш һәм шулай ук хосусый үзенчәлекләр өчен өстәмә махсус Дипломнар белән бүләкләнделәр.

“Триумфаль битлек” Халыкара конкурсында – 400гә якын, ә “Grand theatre event fest” Халыкара конкурсында 900 номинант катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X