Бөгелмә техник-төзелеш көллияте – WorldSkills Russia стандартлары буенча чыгарылыш имтиханнарын уздыру үзәге
2018-2019 елларда көллият үз базасында WorldSkills Russia стандартлары буенча Татарстан Республикасының 5 көллияте өчен имтиханнар үткәрде. 2020 елда белгечләр һәм компетенцияләр исемлеге киңәя.
2021 елдан көллият Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш көллиятләрен һәм техникумнарын тәмамлаучылар өчен түбәндәге белгечлекләр һәм компетенцияләр буенча WorldSkills Russia стандартлары буенча чыгарылыш һәм арадаш имтиханнар уздыру үзәге булачак:
– эретеп ябыштыру технологияләре
– мода технологияләре
– пешекчелек эше
– кондитерлык эше
– буяу һәм декоратив эшләр
– интерьерлар дизайны
– коры төзелеш
– лаборатор һәм химик анализ
– ресторан хезмәте.
Барлык белгечлекләр һәм компетенцияләр буенча WorldSkills Russia дөнья чемпионаты дәрәҗәсендәге стандартлар буенча остаханәләр җиһазландырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа