Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә тегү фабрикасы “Татарстан АССРның 100 еллыгы” билгесен куллану өчен сертификат алды

Татарстан компанияләре “Татарстан АССРның 100 еллыгы” мәгълүмати билгесен куллануны раслаучы сертификатлар алдылар.

Документларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзиев ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган киңәшмәдә тапшырды. Киңәшмә Татарстан Республикасы хөкүмәте йортында узды.

Татарстан АССРның 100 еллыгы мәгълүмати билгесен куллануны раслаучы сертификатлар Бөгелмә тегү фабрикасына, Кукмара киез-итек комбинатына, Казан моторлар төзеп җитештерү берләшмәсенә һ. б. тапшырылды.

Васил Шәйхразиев сертификатларны тапшыру традициясенең Татарстан районнарында дәвам итәчәген билгеләп үтте. Ул муниципалитетлардан һәм ведомстволардан Татарстан продуктларында ТАССРның 100 еллыгы логотибы урнаштырылуга оператив рәвештә игътибар белдерүне сорады.

Мәгълүмат һәм фото - Бөгелмә муниципаль районы порталыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса