Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә тегү фабрикасы җитәкчесе ТР Президенты Рәхмәтенә лаек булды

Бүгенге көндә төп бурыч – бизнеска эш урыннарын саклап калырга ярдәм итү.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге белән очрашуда шул турыда белдерде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу Казанда Эшмәкәрләр йортында узды, катнашучыларның күбесе аңа видеоконференция элемтә форматында кушылды.

Рөстәм Миңнеханов бизнес өчен күп функцияле үзәкләр хезмәте эшчәнлеге, эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге эше һәм бизнес белән идарә итүнең “Адаптация технологияләре: ничек сакланып калырга һәм үсәргә” дип аталган кризиска каршы тору программасы нәтиҗәләре белән танышты.

Республика Президенты Татарстан бизнесы вәкилләрен Россия эшмәкәрләре көне белән котлады.

– Бизнесның күп кенә вәкилләре, барлык кирәкле санитар таләпләрне үтәгән хәлдә, үз эшчәнлеген башлап җибәрделәр инде. Әлбәттә, бизнесның барлык өлкәләренең дә эшкә тулысынча керешүе әлегә мөмкин түгел. Әмма без бу мәсьәләне даими контрольдә тотабыз, диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә тукталды.

– Кешеләрне, эш урыннарын саклап калырга бизнеска ярдәм итү – безнең төп бурыч. Хәзер барлык дәүләт ярдәме шушы максатларга юнәлдерелгән, – дип искәртте ул.

Очрашу азагында Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатларына лаек булган эшкуарларны хөрмәтләделәр. Татарстан Республикасының икътисадый потенциалы үсешенә керткән өлеше өчен Бөгелмә тегү фабрикасы директоры Салиха Гариповага да бүләк тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса