Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә театрында яңа спектакль репетицияләренә керештеләр

Бөгелмә актерлары белән режиссер беренче тапкыр эшли.

А.Баталов исемендәге театрда Яңа материал эшләүгә  керештеләр. Киләсе, 88нче сезонда В.Шукшин хикәяләре буенча спектакль премьерасы планлаштырылган. Режиссеры - Эдуард Шахов, М. Лермонтов исемендәге Рус Республика драма театрының баш режиссеры. Ул Дирекция чакыруы буенча килгән.

Бөгелмә актерлары белән режиссер беренче тапкыр эшли. Репетицияләр графигы бик тыгыз. Репетицияләр җәй көне дә узачак.

Спектакльгә Шукшинның 10 хикәясе керәчәк. Алар барысы да юмор белән сугарылган һәм гади авыл кешесенең билгеле бер драмасыннан мәхрүм ителмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса