Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә театры кунаклары театр архивы экспонатларын күрә алачаклар

Ике күргәзмә стендында спектакльләрдән костюмнар, берсендә – реквизит һәм фоторәсемнәр күрергә мөмкин булачак.

Бөгелмә театры фойесында стеллажлар пәйда булды. Аларны Самарада махсус заказ буенча эшләгәннәр. Биредә мәдәни һәм тарихи кыйммәткә ия булган театр архивы экспонатлары урнаштырылачак. Аны яктыртасы һәм беренче экспозицияне урнаштырасы гына калды. Ике күргәзмә стендында спектакльләрдән костюмнар, берсендә – реквизит һәм фоторәсемнәр күрергә мөмкин булачак.

Бу атнада театрда мәктәп укучылары өчен ябык тамаша һәм олылар өчен ачык тамашалар узачак. 30 гыйнвар - татар классигы Кәрим Тинчурның «Казан сөлгесе» музыкаль комедиясе.

Гыйнвар аеның соңгы көнендә - «Повелитель мух» драмасы. Сәхнәдә - тере музыка һәм берничә йөз килограмм ком. Тамашачылар залында махсус өслек астында ампир стилендәге декор элементлары яшеренә. Тамашачылар вакыт аралыгында хәрәкәтләнә, театрның классик бизәлешенә игътибар итми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса