Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә театры актрисасы «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңде

Премия театр эшлеклеләренә театр сәнгатендәге күренекле иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен бирелә.

Кичә, Халыкара театр көнендә, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» – 2022 театраль премиясе җиңүчеләре игълан ителде.

Алар арасында А.В. Баталов исемендәге Бөгелмә рус драма театры актрисасы Ләйсән Хәбибуллина да бар. Ул «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә «Скрипка Ротшильда» спектаклендә Марфа ролен башкарган өчен җиңде.

Премия театр эшлеклеләренә театр сәнгатендәге күренекле иҗади һәм иҗтимагый казанышлары өчен бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса