Бөгелмә табиблары балаларга ярдәмгә 60 тапкыр чыктылар
Җәмәгать урыннарына ашыгыч медицина ярдәме бригадасы 21 тапкыр чыккан.
Узган атна эчендә (31 августтан башлап, 6 сентябрьгә кадәр) Бөгелмә ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары кешеләрне коткарырга 571 тапкыр чакырылган, шул исәптән балалар янына – 62 тапкыр.
278 очракта медицина хезмәткәрләренә авыруларны транспортта илтергә, озата барырга туры килгән. Шуларның 56сы – бәхетсезлек очракларына тарыган кешеләр булган, шул исәптән 7се – балалар.
Бер юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше зыян күргән, аңа урында ярдәм күрсәтелгән.
Җәмәгать урыннарына ашыгыч медицина ярдәме бригадасы 21 тапкыр чыккан, 4 очракта чакыруга балалар сәбәп булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа