Бөгелмә табиблары 63 тапкыр балаларны коткарырга чыктылар
3 очрак җәмәгать урынында булган.
Узган атнада (3–9 августта) Бөгелмә ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәте табиблары 564 тапкыр кешеләрне коткарырга чыккан, аларның 63е –балалар янына.
Табибларга чакырган җиргә баруларының 255 тапкырында авыруларны кирәкле урыннарга илтеп куярга туры килгән. Аларның 53е – бәхетсезлек очраклары аркасында килеп чыккан хәлләр, шул исәптән 11ы – балалар катнашында.
2 юл-транспорт һәлакәтендә 2 кеше зыян күргән. Алар Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә китерелгән.
Җәмәгать урыннарына ашыгыч медицина ярдәме бригадасы 27 тапкыр чыккан, шуларның өчесе – балалар катнашындагы хәлләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа