Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә судында Замбия Республикасы гражданинына карата кузгатылган административ эш каралды

ТР Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, быел көз айларының берсендә Бөгелмә судында Замбия Республикасы гражданины М.га карата кузгатылган административ эш каралган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә бүлеге хезмәткәрләре Замбия гражданинының, Россия Федерациясе территориясендә тору вакыты бетүгә карамастан, илдән китмичә, 2015 елның августыннан бирле документларсыз гына яшәп ятканлыгын ачыклыйлар....

ТР Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, быел көз айларының берсендә Бөгелмә судында Замбия Республикасы гражданины М.га карата кузгатылган административ эш каралган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә бүлеге хезмәткәрләре Замбия гражданинының, Россия Федерациясе территориясендә тору вакыты бетүгә карамастан, илдән китмичә, 2015 елның августыннан бирле документларсыз гына яшәп ятканлыгын ачыклыйлар. Бу исә чит ил гражданинының Россия Федерациясендә яшәү режимын бозу булып тора һәм гражданин РФ Административ хокук бозулар кодексының 18.8 нче маддәсенең 1.1 нче өлешендә күрсәтелгәнчә җавапка тартыла.

Гражданин М. судта үз гаебен тулысынча таный. Россиягә Замбия Республикасы гражданины паспорты белән законлы төстә килгәнен, Казан дәүләт энергетика университетында укыганлыгын, әмма укуы төгәлләнгәч, Бөгелмәдә баласы туу сәбәпле, визасын озайтмаганлыгын, илдән чыгып китмәгәнлеген аңлатып бирә.

Материалларны һәм хәлне тулысынча өйрәнгәч, хөкемдарлар гражданин М.ны РФ Административ хокук бозулар кодексының югарыда әйтелгән өлешендә каралганча гаепле дип таба һәм дәүләт файдасына 2 мең сум штраф түләргә, үзе исә ирекле рәвештә Россиядән китәргә тиеш дигән карар чыгара. Карарның үтәлешенә Бөгелмә шәһәр-район эчке эшләр бүлеге контрольлек итәчәк.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса