Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә Су каналы салкын суны торгызу өчен насосларны алыштырды

Барлык микрорайоннарда яшәүчеләр йортларында да диярлек, йә начар басым булган, йә су бөтенләй булмаган.

Бөгелмәдә узган атна элеккечә аномаль эссе иде. Бу хакта шәһәр Мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе вакытында сөйләштеләр.

Шәһәр салкын су белән тәэмин итүне чикләү проблемасы белән очрашкан. Барлык микрорайоннарда яшәүчеләр йортларында да диярлек, йә начар басым булган, йә су бөтенләй булмаган. Су белән тәэмин итүгә кагылышлы мөрәҗәгатьләрнең күбесе Мэриягә социаль челтәрләр аша кергән.

"Бөгелмә-Водоканал" ҖЧҖ директоры Эдуард Бадыков:

"Салкын су белән тәэмин итү буенча массакүләм шикаятьләр узган атнаның пәнҗешәмбе – яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәрдән соң ук туктатылды. Баш су алу корылмаларында су җыярга да өлгердек, су запасы җитәрлек. Шулай ук насосларны куәтлерәк итеп алыштыру буенча эш башкарылган, аларны җайга салганнар. Моннан тыш, көн саен иртәнге 4тә бригада чыга һәм барлык гидрантлардан һава агыза".

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса