Бөгелмә спортчылары калышмый
10 - 11 сентябрь көннәрендә Саба районының Урман хуҗалыгы территориясендә картингта (Стандарт-125А, Б; Минск, Пилот, Хонда-200 классларында) узышу буенча ярышлар узды. Анда Татарстаннан 120 спортчы 18 командага бүленеп көч сынашты. Безнең шәһәр данын биредә Е.А. Тимирязов исемендәге "Юность" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче спортчыларның җыелма командасы яклады. "Стандарт 125" классында (25...
10 - 11 сентябрь көннәрендә Саба районының Урман хуҗалыгы территориясендә картингта (Стандарт-125А, Б; Минск, Пилот, Хонда-200 классларында) узышу буенча ярышлар узды. Анда Татарстаннан 120 спортчы 18 командага бүленеп көч сынашты.
Безнең шәһәр данын биредә Е.А. Тимирязов исемендәге "Юность" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче спортчыларның җыелма командасы яклады. "Стандарт 125" классында (25 машина катнашты) Арсен Спиридонов 14 урынга чыкты, Никита Печерский - 17 нче урында.
"Минск" классында (анда 27 машина катнашты ) Кирилл Балашов - 8 нче урынны, "Хонда" классында (30 машина) Никита Иванов 14 нче урынны алды. Яшь машина йөртүчеләрне ярышларга тренер-педагоглар Кирилл Кудряшов, Анастасия Чернуха әзерли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа