Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә – Сочи арасында...

16 нчы "Тополёк" балалар бакчасында Ю. Лунёва төркемендә тәрбияләнүчеләр өйләреннән бакчага килү юлында йөрү кагыйдәләрен искә төшерде.


Әмма бу юлы күнегелгән маршрут тимер юлны аркылы чыгасы булу белән аерылып тора иде. Юлның нәкъ менә шул өлешенә игътибарны юнәлттеләр дә инде алар: бу җирдә ничек итеп йөрергә, юлны дөрес итеп аркылы чыгарга кирәклеге турында сөйләп кенә калмадылар, күрсәтеп тә бирделәр.
Ә инде алган белемне хәтергә тагын да яхшырак сеңдерү өчен балалар "Бөгелмә" станциясеннән "Сочи" станциясенә кадәр виртуаль сәяхәттә булдылар: диңгез һәм анда яшәүче су җәнлекләре белән таныштылар, "яр буенда" физзарядка ясадылар, ял иттеләр. Алар кабат Бөгелмәгә "кайтканда", караңгы төшкән иде инде. Әмма юлда үзләре читтән үк яхшы күренеп торсын һәм һәркем исән-имин кайтып керсен өчен өс киемендә яктылыкны чагылдыра торган берәр предмет булырга тиешлеген барысы да белә. Өстәвенә, бу яхшырак аңлашылсын өчен апалары шундый тәҗрибә күрсәтте: ул, ни икәнен әйтеп тормый гына, караңгы тубуска үрмәкүч салды. Аннары балаларга анда ни барын карап, әйтергә кушты. Тик караңгыда аны белүче булмады. Аннары инде апалары үрмәкүчкә яктылыкны кире чагылдыра торган бер тасма такты. Фонарьне кабызуга, ул тасма ялт итеп күренеп китте һәм балалар бөҗәкне бик тиз күреп, танып та алдылар. Менә шулай, уйный-уйный, күңелле итеп өйрәнәләр алар юл йөрү кагыйдәләрен, дип хәбәр итә безгә Бөгелмә районы ЮХИДИ пропаганда бүлеге инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Гөлнара Гыйбадуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса