Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчетендә имамнар җыелышы узды

Очрашуның төп темасы - якынлашып килүче Корбан бәйрәменә әзерлек.

Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчетендә имамнар җыелышы узды. Очрашуның төп темасы - якынлашып килүче Корбан бәйрәменә әзерлек.

Чара Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдиновның сәламләү сүзе белән башланып китте. Ул шәһәр һәм район имамнарын бәйрәм намазын үткәрү тәртибе белән таныштырды.

Чара барышында имамнарның үз мәхәлләләрендә башкарылган эшләр турында докладлары тыңланды.

Чара ахырында намазны җиңел һәм тиз уку өчен төзелгән кәгазь плакатлар таратылды. Укыту плакатларын шәһәр һәм район мәчетләрендә теләгән һәркем ала ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса