Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә шәһәренең үзенчәлекле кешеләре

Бүген Бөгелмә муниципаль районында 7 меңнән артык кеше сәламәтлеге буенча инвалид санала, шул исәптән – өч йөздән артык бала.

Декабрь башы, гадәттәгечә, Инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән 1993 елдан башлап 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышлана.

Бүген Бөгелмә муниципаль районында 7 меңнән артык кеше сәламәтлеге буенча инвалид санала, шул исәптән – өч йөздән артык бала.

Балалар бакчаларында

Сыйфатлы инфраструктура һәм уңайлы мохит белән беррәттән, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уңайлы яшәү шартлары тудыру, аларны тернәкләндерү, реабилитацияләү һәм иң мөһиме, җәмгыятьтә социальләштерү өчен шартлар тудыру мөһим.

Инклюзия сәясәтен тормышка ашыру, төрле яшьтәге инвалидларны үз тормышларын мөстәкыйль алып бара алуга юнәлтү, үз-үзләрен тормышка ашыру өчен киртәләрне бетерү һәм мөмкинлекләр бирү өчен Бөгелмә муниципаль районында барлык яшь этапларында белем алу өчен кирәкле учреждениеләр челтәре булдырылган.

          33 нче “Аленький цветочек” катнаш төрдәге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә аутик спектры таркау булган 3–7 яшьлек балалар өчен бер төркем эшли. 7 кеше – төркемнең тулылык нормативы. 4нче “Ләйсән” балалар бакчасында исә ДЦП диагнозы белән 4–8 яшьлек балалар өчен – бер   (8 бала) һәм күрү сәләте начар булган 3-7 яшьлек балалар өчен тагын бер төркем эшли (10 бала).

         Барлык балалар да махсус төркемгә шәһәр психологик-медик-педагогик комиссиясе тарафыннан җибәрелә. Мәктәпкәчә белем бирүне сыйфатлы итеп башкару өчен логопед-укытучылар, укытучы-дефектолог, педагог-психолог, тәрбиячеләр, музыка җитәкчеләре эш алып бара. Начар күрүче балалар өчен – шәфкать туташы-ортопист. Тәрбия-белем бирү процессы инвалид балаларны үстерү өчен индивидуаль маршрутларны исәпкә алып гамәлгә ашырыла.

         Махсус төркемнәрдә барлык кирәкле шартлар да тудырылган: каршылыкларсыз архитектура-планлаштыру мохите, һәркемгә төркем бүлмәсендә аның өчен уңайлы темпта хәрәкәт итү мөмкинлеге бирә;  балалар белән эшләү өчен төрле дидактик һәм уен материалы белән тәэмин ителгән һәм комплектланган бүлмә, логопед кабинеты, психолог кабинеты, ортопедия кабинеты эшли.

 Тернәкләндерү үзәгендә

“Яңарыш” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге 2020 елда 3-18 яшьлек 302 инвалид баланы кабул итте. Үзәк белгечләре тарафыннан махсус балалар белән эшләүдә кулланыла торган иң нәтиҗәле формалар һәм технологияләр – социаль медицина, педагогика, социаль-тирәлек һәм социомәдәни тернәкләндерү. Үзәк коллективы һәм тәрбияләнүчеләреконкурс һәм грантларның даими җиңүчеләре.

2020 елда үзәк “Лукойл” җәмгыятенең социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңүче булды. “Пуговка проектының 80 000 сум күләмендәге грант акчасына “Тегү остаханәсе” кабинетына  җиһазлар сатып алуга тотылачак. Бу исә аерым балаларның буш вакытында мәшгульлеген тәэмин итүгә, хезмәт һәм башлангыч һөнәри күнекмәләрне формалаштыруга ярдәм итәчәк, шул рәвешле яшүсмерләрне хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итү һәм һөнәри юнәлеш бирү өчен шартлар тудырачак.

Язманың тулы вариантын "Бөгелмә авазы" газетасының 4 декабрьдә чыккан 48нче санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса