Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә шәһәренең яшь спортчысына Рөстәм Миңнеханов айфон бүләк итте

2019 елда Токио шәһәрендә батутта сикерү буенча Дөнья беренчелегендә җиңүче һәм призер булган бөгелмәле республика Яңа ел чыршысында булды.

Бәйрәм чарасы Казанда 25 декабрьдә узды. Чыршыга укуда, спортта, иҗатта, иҗтимагый эшчәнлектә аерым уңышларга ирешкән, шулай ук сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар чакырылган иде.

Бөгелмәнең 1нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 13 яшьлек Илдан Махиянов, тамашаны карап кына калмыйча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка шәхсән үзе сорау бирүчеләр арасында да булды. Малай республика башлыгыннан, шәһәрдә, акробатиканың катлаулы элементларын башкарып булсын өчен, югары түшәмле спорт залы барлыкка киләчәкме, дип кызыксынды. Рөстәм Нургалиевич бу мәсьәләне контрольгә алды.

Бөгелмәнең яшь спортчысының әнисе Елена Викторовна сүзләренә караганда, аның улы республика чыршысына сәфәреннән канәгать калган. Әти-әниләренә Президентыбызның киң күңелле һәм эчкерсез кеше икәнлеген әйткән.

Бәйрәм чарасында, яхшы кәефтән тыш, Илдан татлы һәм кыйммәтле бүләкләр дә алды.

Алданрак «Бөгелмә авазы» республика чыршысында бөгелмәле яшүсмернең Президентка сорау бирәчәге турында хәбәр иткән иде инде.

Вячеслав ДЕМЕНТЬЕВ

ФОТО: Махияновларның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса