Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә шәһәренең «Ялкын» балалар приюты коллективы «Балаларны психосексуаль үстерү һәм тәрбияләү мәсьәләләре» дигән семинарыда катнаштылар

Семинарда  катнашучылар сертификатлар һәм «Тән ориентирланган терапия» буклетлары таратылды.

Семинар «Бөгелмә шәһәренең ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаилә коруга ярдәм итү, ятим балаларны тәрбиягә алган гаиләләрне әзерләү һәм алып бару үзәге» базасында уздырылды.

Башта педагог-психолог Никанорова А.Ю.  «Гаиләдә узәгендә бала» психологик күнегү үткәрде.

Социаль педагог Шугаипова О.В. «Тиешле һәм тиешле булмаган тәрбия»  штурмын оештырды, семинарда катнашучылар сексуальлекнең нормаль күренешләре һәм баланың артык сексуаль үз-үзен тотышы арасындагы чикне ачыкладылар.

Педагог - психолог Колесникова А.С. «Психосексуаль үсеш: норма һәм тайпылышлар» темасын ачып җибәрде һәм барлык җитди хокук бозулар, гадәттә, яшүсмерләр яшенә кергәнче үк килеп чыга, шуңа күрә вакытында мәктәпкәчә яшьтәге баланың җенси үсешенә игътибар итүне мөһим дип аңлатты.

“Ялкын” приюты педагог – психологы Булгакова С.М. катнашучыларга «Махсуслаштырылган учреждение шартларында балаларның психосексуаль үсеше үзенчәлекләре» темасына балалар белән эш тәҗрибәсе белән таныштырды. Психологик киеренкелекнең кискенлеген бетерергә, балаларның социаль сәламәт мохиткә өйрәнүе, югалган социаль бәйләнешләрне торгызырга, кеше тормышының мөһим рәвешләренә: уенга, белем алуга, хезмәт, бер-берең белән аралашуга кайтара торган техника һәм технологияләрне күрсәтте.

Психолог Богоманова Т.В. өлкәннәрнең баланың проблемалы сексуаль тәртибенә дөрес карау  мисалларын күрсәтте, шулай ук практикада тән-юнәлешле терапия техникасын тәкъдим итте.

Ахырда семинарда  катнашучылар сертификатлар һәм «Тән ориентирланган терапия» буклетлары таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса