Бөгелмә шәһәренең татар гимназиясендә судья хокукый дәрес үткәрде
Бөгелмә шәһәр суды судьясы Динә Галиева кеше һәм гражданның хокуклары һәм ирекләре турында сөйләде.
Х.Атласи исемендәге 14нче номерлы татар гимназиясенең тугызынчы сыйныф укучыларына Бөгелмә шәһәр суды судьясы Динә Галиева кеше һәм гражданның хокуклары һәм ирекләре турында сөйләде, аларның ни белән аерылып торулары, аларның классификациясен өйрәнде, аларны яклау турында фикер алышты, укучыларның сорауларына җавап бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа