Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә шәһәренең сәләтле балалары район башлыгы чыршысында булдылар

Бүген, 25 декабрь көнне, ел нәтиҗәләре буенча укуда, спортта һәм иҗатта аерым уңышларга ирешкән Бөгелмә районы укучыларын Техника йортына әкияти тамашага чакырдылар.

Бу көнне мәдәният йортының концерт залы балаларның көлүе һәм шау-шуы белән тулды. Ә менә ата-аналарны тамашага кертмәделәр, санитар-эпидемиологик кагыйдәләрнең хәзерге таләпләре әнә шундый.

Яңа ел алдыннан иң талантлы һәм сәләтле балалар өчен район башлыгы чыршысы бәйрәмен үткәрү күркәм традициягә әверелде. Узып баручы елда сез үҗәтлегегез, кызыксынучанлыгыгыз һәм белемгә тартылуыгыз аркасында зур уңышларга ирештегез. Бәйрәм тылсымы 2020 елда сезнең барлык хыялларыгызны тормышка ашырырга ярдәм итсен иде. Тәвәккәл булыгыз! Иҗат итегез! – дип, Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Дипломнар һәм бүләкләр тапшыру өчен сәхнәгә WorldSkills Russia (Ворлдскиллс Россия) милли һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабы һәм финалының җиңүчеләре чакырылган иде. Шуннан соң Техника йортының иҗат коллективы яшь тамашачыларга “Там, на неведомых дорожках” дигән Яңа ел әкиятен күрсәтте.

Вячеслав ДЕМЕНТЬЕВ

ФОТО: Вячеслав ДЕМЕНТЬЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
; ;