Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә шәһәренең Яр буе урамында янгын чыкты

Сарай януы турында мәгълүмат 24нче февральдә 21.00 сәгатьтә килеп ирешә.

Янгын сүндерүчеләр килүгә бөтен мәйданда сарайның ут эчендә булуы, аның түбәсе януы күзәтелә. Янгын сүндерү бүлеген хуҗа кеше каршы ала, ул сарайда беркем дә юк икәнен хәбәр итә. Ишек ачык була. Сарай торак йорттан 5 метр ераклыкта урнашкан, янгын таралу куркынычы булмый. Янгын нәтиҗәсендә, ут бөтен мәйданда сарайны юкка чыгара. Янгынның сәбәбе - электр җиһазларын кулланган вакытта техник кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.

 

Бөгелмә районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге җитәкчесе урынбасары майор Юрий ХРЕБЕТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса