Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә шәһренең Мәңгелек ут мемориалы янындагы җәяүлеләр кичүендә өстәмә яктырту барлыкка киләчәк

Җәлил-Ленин урамнары кисешкән урында, машина йөртүчеләрнең игътибары җәлеп итә торган яктырту җиһазы урнаштырылачак.

Бу «Акцент»визуаль хәбәр итү приборы. Аны урнаштыру хакта Башкарма комитет җитәкчесе Михаил Конков юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышында хәбәр итте.

Әлеге җиһаз машина йөртүчеләрнең игътибары таләп ителә торган юл участокларын яктырту өчен кирәк. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында визуаль хәбәр итү приборлары 100-50 метр арада да проекция тамгасын һәм җәяүлеләрне күререргә ярдәм итәчәк. Хәтта явым-төшем моңа киртә булмаячак.

– Җиһазларның бәясе 150дән 200 мең сумга кадәр. М. Җәлил һәм Ленин урамнары кисешкән урында, төгәлрәге Мәңгелек ут мемориялы янындагы җәяүлеләр кичүендә урнаштырырга тәкъдим итәм, чөнки бу участок тиешле дәрәҗәдә яктыртылмый, – дип ассызыклады Михаил Конков.

Комиссия әгъзалары шәһәр урамнарын карап чыкканнан соң, әлеге җиһазларны башка участокларга урнаштырыргамы юкмы икәнлеген хәл итәчәкләр.  

Анастасия Баландина

Рафаэль Җәлитов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса