Бөгелмә шәһәренең чик сакчылары ветераннары «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе үткәрделәр
Бөгелмәдә ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе бара. Мохтаҗ гаиләләргә ярдәм кулы сузу, яңа уку елы балалар өчен уңай эмоцияләрдщн һәм ярдәм тоюдан башлансын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләү – безнең бурыч.
Яңа уку елы алдыннан Бөгелмә муниципаль районы чик буе гаскәрләренең ветераннар советы авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм күрсәтте. Бүген тантаналы шартларда «Хәтер» хәрби дан залында булачак 9 укучыга балалар товарлары кибетеннән бүләк сертификатлары тапшырылды.
Аннары чик буе гаскәрләренең ветераннар советы вәкилләре балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Хәрби Дан залында мавыктыргыч экскурсия уздырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа