Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә шәһәрендә бәйрәм чаралары программасы

Мөһим даталар –Татарстан Республикасы көне һәм шәһәрнең 239нчы туган көне якынлаша.

Бу бәйрәмнәрне быел, гадәттәгечә, масштаблы итеп һәм күмәк төстә билгеләп үтеп булмый. Хәзерге вакытта Татарстанда, коронавирус йогышы пандемиясе дәвам итү сәбәпле, ачык мәйданчыкларда 100дән артмаган кеше катнашында гына чаралар үткәрү рөхсәт ителә.

Бәйрәм мини-мәйданчыклар форматында оештырылачак. Җәмәгать киңлекләрендә, паркларда һәм скверларда күңел ачу, спорт һәм мәдәни чаралар узачак.

 

28 августта

16.00 19.00 сәгатьтә  Я. Гашек урамындагы җәяүлеләр зонасында – «Укый торган Бөгелмә» китап фестивале

 

29 августта

9:0016:00 сәгатьтә Бөгелмә Туган якны өйрәнү музеенда –

"Ачык ишекләр көне" (керү бушлай)

19:30 сәгатьтә Мәдәният һәм ял паркында (Кызыл Армия урамы)

«Кино төне» Бөтенроссия акциясе

– «Иван Царевич и Серый Волк-4» (6+); «Лёд-2» (6+); «Холоп» (12+)

 

30 августта

9:0016:00 сәгатьтә Я. Гашек музеенда "Ачык ишекләр көне" (керү бушлай)

10:00 сәгатьтә Мәдәният һәм ял паркында (Балалар паркы, Ленин ур., 45)

"Калейдоскоп веселья", балалар өчен күңел ачу программасы

11:00 сәгатьтә Мәдәният һәм ял паркында (Балалар паркы, Ленин ур., 45)

"Мин сиңа җырлыйм, Республикам минем!", балалар сәнгать мәктәпләре педагоглары һәм укучылары катнашында концерт

11:00 сәгатьтә Лекторий мәйданчыгында – «Чәчәк ат, Татарстаным» концерт-күңел ачу программасы

16:00 сәгатьтә Мәдәният һәм ял паркында (Балалар паркы, Ленин ур., 45) “Бәйрәм бүләге”, Эдуард Гафиятуллин концерты

12:00-13:00 сәгатьтә Петр Ненастин исемендәге скверда – «Татарстанның 100 еллыгы: балалар күзлегеннән», асфальтта рәсемнәр конкурсы

12:00-13:00 сәгатьтә Яшьләр сарае каршындагы мәйданда (Ленин ур., 98) «НАБИВАКА-2020» туп сугу турниры

13:00-14:00 сәгатьтә Яшьләр сарае каршындагы мәйданда (Ленин ур., 98) «Туган илем Татарстан» акциясе

14:00-15:00 сәгатьтә Яшьләр сарае каршындагы мәйданда (Ленин ур., 98) «Минем йортым - Бөгелмә! Безнең йортыбыз - Татарстан!», бәйрәм концерты

15:00 сәгатьтә Мәдәният һәм ял паркында (Кызыл Армия урамы)«Һөнәри Бөгелмә» шәһәр фестивале һәм «Шире круг» традицион халык уеннары фестивале

17:00 сәгатьтә Техника йорты мәйданында – «Кунакка килегез» милли мәдәният фестивале

19:00 сәгатьтә Техника йорты мәйданында – «Буга офлайн», яшьләр программасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса