Бөгелмә шәһәре матур булсын
Шәһәрдә ишегалларын ремонтлау эше башланып китте. Бу бигрәк тә "Нефтеавтоматика" районында ачык күренә. Биредә спорт мәйданчыгы торгызалар, ишегалларына асфальт җәяләр, җәяүлеләр сукмагын ремонтлыйлар, бордюрларны алыштыралар, балалар мәйданчыгын яңарталар. Озакламый биредә Ишегалды бәйрәмнәре узачак. "Эшне киләчәктә дә дәвам иттерәчәкбез. Бу -- безнең бурычыбыз. Акча бар җиргә дә җитеп бетми, шуңа күрә...
Шәһәрдә ишегалларын ремонтлау эше башланып китте.
Бу бигрәк тә "Нефтеавтоматика" районында ачык күренә. Биредә спорт мәйданчыгы торгызалар, ишегалларына асфальт җәяләр, җәяүлеләр сукмагын ремонтлыйлар, бордюрларны алыштыралар, балалар мәйданчыгын яңарталар. Озакламый биредә Ишегалды бәйрәмнәре узачак. "Эшне киләчәктә дә дәвам иттерәчәкбез. Бу -- безнең бурычыбыз. Акча бар җиргә дә җитеп бетми, шуңа күрә эшләрне районнарга бүлеп башкарабыз. Ишегалларын ремонтлау һәр җирдә узачак, алар -- шәһәрнең визит карточкасы", -- дип белдерде шәһәр мэры Линар Закиров "Эшлекле дүшәмбе"дә. Чәчәкләр утыртып, үз ишегалларын гүзәлеккә күмгән бөгелмәләрне Шәһәр көнендә билгеләп үтәчәкләр.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа