Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов 2 сентябрьдә эш визиты белән Азнакай районында булды
Очрашу өчен Урсай авылында мәчет ачылуга 25 ел тулу хөрмәтенә үткәрелгән имамнар җыелышы сәбәп иде.
Рамил хәзрәт ТР мөселманнарының Диния нәзарәте ҮДО мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллинга Корьәннең яңа басмасын (татар теленә мәгьнәви тәрҗемәсен) тапшырды һәм Азнакай районы мәчетләренә күрсәтеп торган ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Аллага шөкер, бүгенге көндә Азнакай районында 48 мәчет эшләп тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа