Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы территориаль сайлау комиссияләре (ТСК) БЕЛДЕРҮЕ
2018 елның 5–8 сентябрендә алдан тавыш бирү теркәлү урыннарындагы участок сайлау комиссияләрендә үткәрелә (эш көннәрендә – 15–19 сәгатьтә, ял көннәрендә 9–14 сәгатьтә).
Сайлау турындагы законнарга туры китереп, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы территориаль һәм участок сайлау комиссияләре 2018 елның 29 августы – 8 сентябрендә бер мандатлы 9нчы Үзәк сайлау округыннан –Бөгелмә шәһәр Советына, бер мандатлы 8нче Җиләк-җимеш питомнигы сайлау округы буенча Кече Бөгелмә авыл Советына депутат сайлау буенча өстәмә муниципаль сайлауларда алдан тавыш бирүне оештыра.
2018 елның 29 август – 4 сентябрьдә (эш көннәрендә – 15–19 сәгатьтә, ял көннәрендә 9–14 сәгатьтә) түбәндәге адресларда урнашкан территориаль сайлау комиссияләрендә алдан тавыш бирергә мөмкин: Бөгелмә шәһәре, Гафиятуллин урамы, 7нче йорт, 312нче бүлмә (шәһәр ТСК, телефон: 4-46-60), 106 нчы бүлмә (район ТСК, телефон: 4-66-74).
Үзегез белән паспорт алып килү сорала.
В. НАУМОВ, Бөгелмә шәһәре территориаль сайлау комиссиясе рәисе.
Ф. ГАТИН, Бөгелмә районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа