Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөгелмә шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә барлык теләүчеләр өчен вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе узды

Вакансияләр ярминкәсе нәтиҗәләре буенча кабат әңгәмәгә 15 кеше чакырылды.

Әйдәп баручы инспектор Евгения Чекменева 2020 елның 24 декабрендә «Бөгелмә шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУда барлык теләүчеләр өчен вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсен оештырды. Вакансияләр ярминкәсенең төп максаты – эш бирүчеләрне хезмәттәшлеккә, ә потенциаль хезмәткәрләрне алар өчен кулай эш эзләүгә, шул исәптән эш бирүчеләр белән турыдан-туры бәйләнеш аша җәлеп итү.

Әлеге ярминкәдә шәһәрнең 3 оешмасы катнашты.

Кадрлар хезмәте вәкилләре ярминкәдә катнашучыларга булган вакансияләр, оешмалар эшчәнлеге, хезмәт шартлары, хезмәт хакы дәрәҗәсе, вакансиягә кандидатларга карата таләпләр турында сөйләделәр.

Чарада барлыгы 62 кеше катнашты. Эш эзләүчеләр эш бирүче белән шәхси әңгәмәләр уздылар, анкеталар тутырдылар һәм үз резюмеларын калдырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса