Бөгелмә шәһәре ишегалларында эскәмияләр кую эшләре башланды
Яңалыклар

Бөгелмә шәһәре ишегалларында эскәмияләр кую эшләре башланды

Агымдагы атнада ишегалларына балалар һәм спорт уен комплекслары кайттарыла башлаячак.

“Безнең ишегалды” программасы кысаларында җирле җитештерүче – «УРСЖ" компаниясендә эшләнгән эскәмияләр куелачак. Шулай ук келәмнәр чистарту, кер киптерү урыннары да урнаштырылачак. 

Исегезгә төшерәбез, быел безнең шәһәр-районда 40 ишегалды территориясе тулысынча үзгәрәчәк. Эшләр ахырына якынлаша.

Фотолар РоднаяБугульма сайтыннан