Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә шәһәре активистлары «Ак таяк» социаль акциясе үткәрделәр

Кичә, 15 октябрьдә, Халыкара Ак трость көне билгеләп үтелә

Бу көн күрү буенча инвалидлар проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән. «Единая Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле бүлекчәсе белән берлектә, «Ак таякь» социаль акциясе үткәрде. Чара барышында «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» активистлары шәһәр урамнарында машина йөртүчеләргә мөрәҗәгать тексты белән листовкалар тараттылар, аларда «Юл хәрәкәте кагыйдәләре»нең 14.5нче пункты нигезендә, машина йөртүче барлык очракларда да, шул исәптән җәяүлеләр аркылы чыгу урыннарыннан тыш та, ак таяк белән сигнал бирүче сукыр җәяүлеләрне үткәрергә бурычлы, дип искәртелде. Ак таяклыларны озатып йөрүче активистлар үтеп баручыларга начар күрүче һәм сукыр кешеләрнең юл аркылы чыкканда ярдәмгә мохтаҗ икәнлеген күрсәтте, машина йөртүчеләрнең игътибарын җәлеп итте.

Сукырлар җәмгыятенең Бөгелмә бүлеге рәисе Артем Пахарев интервью бирде, ул инвалидлар хәрәкәте проблемалары турында сөйләде, шул исәптән: «Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле бүлекчәсендә 434 кеше исәптә тора, аларның күбесе сукыр, яки күрү сәләте бик начар булган кешеләр, аларның хәрәкәте махсус тернәкләндерү чараларын кулланмыйча мөмкин түгел диярлек, аларның берсеак таяк», дип билгеләп үтте.

Халыкара «Ак таяк» көне 1970 елда Халыкара сукырлар федерациясе инициативасы белән оештырыла. 1987 елда әлеге акциягә Россия сукырлар җәмгыяте кушыла һәм әлеге вакыйгага багышланган чаралар үткәрә.

Арсен Байчоров«Единая Россия» партиясе Бөгелмә җирле бүлегенең әйдәп баручы белгече, «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса