Бөгелмә шәһәр суды бинасында шикле предметны эзләү буенча күнегүләр үткәрелде.
Яңалыклар

Бөгелмә шәһәр суды бинасында шикле предметны эзләү буенча күнегүләр үткәрелде.

Тренировкада хезмәт эте дә катнашты.

2020 елның 19 июнендә ТР Бөгелмә шәһәр суды бинасында суд приставлары, хокук саклау органнары хезмәткәрләре катнашында, планлы күнегүләр үткәрделәр. Аның барышында суд бинасында шартлау куркынычы булган һәм шикле предмет (шартлаткыч җайланма) табылуы турында мәгълүмат алына калган очракта бердәм эшләнергә тиешле гамәлләр башкарылды. 
...Легенда буенча суд бинасында шикле әйбер (шартлаткыч җайланма) табыла. Күнегүләр барышында, шикле предметны табу максатыннан, хезмәт эте кулланылган. Шартлаткыч җайланманы ачыклаганда һәм аны юк иткәндә башкарылырга тиешле практик гамәлләр һәм күнегүләр башкару уңышлы узды.

Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәте