Бөгелмә шәһәр прокуратурасы хезмәтне саклау өлеше ничек үтәлүен тикшерде
Хезмәт кануннары турында.
Бөгелмә шәһәр прокуратурасы “Интер-Строй” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә алып барыла торган эшчәнлек вакытында “Хезмәт турында”гы Законның хезмәтне саклау өлеше ничек үтәлүен тикшерде.
6 август көнне үткәрелгән тикшерү барышында 9 сәгать 50 минутта алты хезмәтчәннең Бөгелмә шәһәрендәге Октябрь урамындагы 7нче бинаның түбәсен сүткән вакытта, 14 метр биеклектә саклану чараларыннан – каскалардан, саклагыч каешлардан башка гына эшләүләре ачыкланды. Әлеге эш алдыннан эшчеләр белән техника куркынычсызлыгы турында инструктаж да үткәрелмәгән.
Шул ук вакытта түбәсен алыштыру эшләре барышында (сүткәндә) административ бина тирәсе киртәләп-коймалап та алынмаган иде. Өстәвенә, “Интер-Строй” җәмгытендә хезмәт шартларын махсус бәяләү дә уздырылмаган булып чыкты.
Тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, шәһәр прокуратурасы предприятие җитәкчесенә һәм участок начальнигына мөнәсәбәттә, тиешле маддәләр нигезендә, административ хокук бозулар турында берничә эш кузгатты. Моннан тыш, җәмгыять директорына әлеге кимчелекләрне бетерүне таләп иткән язма мөрәҗәгать юлланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia