Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бөгелмә шагыйрьләре

Зеленая Роща авыл китап-ханәсендә “Чишмәдәй чиста күңелле Бөгелмә шагыйрьләре” дип исемләнгән читтән торып иҗади очрашу узды.

Зеленая Роща авыл китап-ханәсендә “Чишмәдәй чиста күңелле Бөгелмә шагыйрьләре” дип исемләнгән читтән торып иҗади очрашу узды.

Бу чарада китапханә укучылары Бөгелмә шәһәрендә һәм районында яшәп иҗат итүче шагыйрьләрнең тормыш юллары һәм иҗатлары белән таныша алдылар.

Әлфинур Шәвәлиева, Флюра Шәрипова, Зәйтүнә Искәндә-рова, Ольга Стрелкова-Костюнина, Наил Кашиф, Флорида, Людмила Любимова кебек җирле язучыларның әсәрләре белән танышу, авторларның үз шигырьләрен башкарган видео-язмаларны тыңлау балаларга бик ошады. Китапханәче авыл китапханәсенең фондында урын алган шигъри җыентыкларга игътибар итте. Алар Бөгелмә типографиясендә төрле елларда бастырылганнар.

Очрашу ахырында әдәбият укытучысы Ирина Мотаһирова: “Авылыбыз балаларының дөнья күләмендә танылган классиклар белән беррәттән, туган як шагыйрьләребезне өйрәнүләре, алар белән кызыксынулары күңелләрне күтәрә,” – дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса