Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Бөгелмә Сервис” компаниясе тарафыннан шәһәрне кардан чистарту эшләре тәүлек әйләнәсе оештырылган

Шәһәр мэры ишегалларындагы кар яву нәтиҗәләрен вакытында бетерергә, кирәк булганда, административ-техник инспекцияне җәлеп итәргә кушты.

2021 елның гыйнвар ае Татарстанда бик карлы булды. Ай башыннан 25 мм явым-төшем яуды, норма 17 мм. Бу инде айлык нормадан бер ярым тапкыр күбрәк. Буран һәм кар яву сәбәпле, узган атнада ике тапкыр рейс автобуслары өчен трассаларны яптылар.

Шуңа бәйле рәвештә, юл хезмәтләренә бүген катлаулы һава шартларында эшләргә туры килә. Бөгелмә Сервис компаниясе тарафыннан шәһәрне кардан чистарту эшләре тәүлек әйләнәсе оештырылган. Һәр урам өчен график һәм реагентлар белән чистарту һәм эшкәртү тәртибе билгеләнгән.

Бүген, кызганычка каршы, ишегалларында кар чистарту эшләре мактанырлык түгел. Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрнең күп өлеше нәкъ менә ишегалды территорияләрен чистартуга кагыла. Идарәче компанияләр җәяүлеләр юлларын үз вакытында чистартмыйлар, автотранспорт чараларына йөрү кыенлаша.

Линар Закиров ишегалларындагы кар яву нәтиҗәләрен вакытында бетерергә, кирәк булганда, административ-техник инспекцияне җәлеп итәргә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса