Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Бөгелмә-Сервис” ҖЧҖ директоры шәһәрдә юлларның ничек чистартылуы турында сөйләде (ВИДЕО)

Предприятиедә тәүлек буе эшли торган диспетчерлык хезмәте эшли. Сораулар, искәрмәләр һәм тәкъдимнәр 7-03-04 телефоны буенча кабул ителә.

Кышкы чор – юлларны эксплуатацияләү һәм юл хәрәкәтен оештыру өчен иң катлаулы чор. Бөгелмәдә шәһәр юлларын карап тоту белән тендер откан Бөгелмә-Сервис подрядчы оешмасы шөгыльләнә.

Ноябрь аенда кар рәвешендә 9,6 мм явым-төшем булды, уртача айлык күрсәткеч 32 мм. Бу норманың 30 процентын тәшкил итә. Декабрь аенда 22,2 мм (норма 41 мм булганда), бу 54 процент тәшкил итә. Гыйнвар карлырак булды 15 көн эчендә 25 мм яуды, норма 17 мм. Бу инде айлык нормадан 1,5 тапкырга артык.

Шәһәрне чистарту эшләре тәүлек әйләнәсе оештырылган. Һәр урам өчен график һәм юлларны чистарту, эшкәртү буенча эш тәртибе билгеләнгән.

Беренче чиратта, беренче категорияле хәрәкәт зур булган һәм автобус маршрутлары уза торган юлларны чистарталар. Урам-юл челтәренә сезонлы хезмәт күрсәтү буенча эшнең мөһим өлешен тротуарларны, тукталыш павильоннарын, паркларны һәм скверларны чистарту буенча чаралар алып тора.

Юлның машиналар йөрү өлешен киңәйтү роторлы кар чистарткычлар ярдәмендә башкарыла. Тукталыш павильоннарын, күперләрне кулдан чистарталар. Җыелган кар кар полигонына чыгарыла.

Предприятиедә тәүлек буе эшли торган диспетчерлык хезмәте эшли. Сораулар, искәрмәләр һәм тәкъдимнәр 7-03-04 телефоны буенча кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса