Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә сайлау участокларында тавыш бирү барлык куркынычсызлык чараларын үтәлгән шартларда бара

Территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары тавыш бирүчеләрнең паспортларын кулга алмыйлар.

Документның кирәкле битендәге мәгълүматларны чагыштырып карау өчен алар аны хуҗаларның ачып күрсәтүен сорыйлар. .

Шәһәр халкы үз тавышларын бирә торган пунктларның берсе – 6нчы мәктәп. Биредә берьюлы берничә участок урнашкан.

Халыкның күпләп җыелуы юк. Участокка кергәндә һәр тавыш бирүченең    температурасын үлчиләр, аннан саклану чаралары бирәләр. Алга таба үз адресыңны атарга һәм паспортыңны күрсәтергә кирәк. Бланк алганнан соң кабинага узарга, үз сайлавыңны белдереп, бюллетеньне тартмага салырга кирәк.

Бөтен процедура нибары берничә минут дәвам итә. Дистанцияне саклау җиңелрәк булсын өчен, идәнгә тамга куелган. Сайлаучылар белән эшләүчеләрнең барысы да шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Тавыш бирү кабиналарында инфекциянең таралу куркынычын булдырмас өчен алгы якта пәрдә куелмаган.

Бүген участоклар 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Өйдә тавыш бирергә теләүчеләр бу хакта 17.00 сәгатькә кадәр сайлау комиссиясенә хәбәр итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса