Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә “Роспотребнадзор” бүлеге узган атнада шәһәрдәшләрнең авырып китү очракларына анализ ясады

Шәһәрдә хастаханәдән тыш пневмония һәм яңа коронавирус инфекциясе очраклары теркәлгән.

ТР буенча Роспотребнадзор” идарәсенең Бөгелмә территориаль бүлеге хәбәр иткәнчә, узган атнада муниципаль берәмлектә яңа коронавирус инфекциясенең бер очрагы теркәлгән. Нәтиҗәләр билгеләнгән тәртиптә расланды. Авыру кеше медицина күзәтүе астында тора.

Аның белән аралашкан кешеләр дә ачыкланды һәм алар шулай ук медицина күзәтүе астында торалар, лаборатор тикшерүләр узалар.

Узган атнада хастаханәдән тыш пневмониянең 23 очрагы теркәлгән, бу узган атна белән чагыштырганда 3,1 тапкыр кимрәк.

Грипп буенча эпидемиологик сезонга әзерлек чоры башлана. РФ баш дәүләт санитар табибының махсус карары нигезендә, Россия Федерациясе халкының кимендә 60, хәтәр төркемдәге затларның 75 процентына прививка ясау планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса