Статистика 23 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр күрсәтелгән.
Узган атнада, 23 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр, Бөгелмәнең ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары кешеләрне коткарырга 710 тапкыр чыккан, шул исәптән балалар янына – 79 тапкыр. Бу хакта Бөгелмә РҮХ матбугат хезмәте хәбәр итә.
311 тапкыр кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен авыруларны урынга илтеп куярга туры килгән. Шуларның 40ы – бәхетсезлек очраклары аркасында, шул исәптән 7се – балалар катнашында.
2 юл-транспорт һәлакәтендә 4 кеше зыян күргән, шул исәптән – 1 бала. Өчесе Бөгелмә РҮХнең кабул итү бүлмәсенә китерелгән, аларның берсе хастаханәгә салынган.
Җәмәгать урыннарына ашыгыч медицина ярдәме бригадасы 19 тапкыр чыккан.