Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә районының тагын өч кешесе коронавирус йоктырган

Узган 24 сәгать эчендә статистикага республиканың 12 муниципалитеты кергән.

Бөгелмә районының тагын өч кешесе коронавирус йоктырган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Билгеле булганча, соңгы тәүлектә 54 татарстанлы яңа коронавирус инфекциясе белән чирләгән, аларның өч очрагы читтән кертелгән. Күбесе, дистанцияне үтәмичә, саклау чараларын кулланмыйча, элемтә юлы белән йоктырган.

Узган 24 сәгать эчендә статистикага республиканың 12 муниципалитеты кергән, анда антилидерлар өчлегенә Казан, Чаллы һәм Лаеш районнары кергән.

Бөгелмә районы зарарлану буенча дүртенче урында тора.

Пандемия башланганнан бирле Татарстан Республикасында 26 486 кеше коронавирус йоктырган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса