Бөгелмә районының Победа бистәсендә фельдшер-акушерлык пункты ачылачак
Авыл халкы кирәкле медицина ярдәмен тиз һәм вакытында ала алачак.
Агымдагы елның сентябрендә Победа бистәсендә ФАП ачу планлаштырыла. 2021 елда – Наратлыда, 2022 елда Петровка авылында да шундый пунктлар ачу планлаштырыла. Әлеге пунктлар авыл халкына тиз арада кирәкле медицина ярдәме күрсәтә алулары белән уңайлы.
Сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау буенча республика программасы кысаларында йогышлы авырулар хастаханәсе бинасын ремонтлау төгәлләнеп килә. Биредә бу эш 143 миллион сумга төште,, 10 миллион сумлык җиһазлар сатып алынды.
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең сәламәтлек саклау оешмаларының гомуми рейтингында 2020 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча Бөгелмә районы 14нче урынга күтәрелгән, 2019 елның шул чорында ул 41-42нче урында булган.
Чыганак: Бөгелмә муниципаль районы порталыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа