Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә районының клуб учреждениеләре “UenFest” проектында катнашачак

Авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре балаларны төрле милләтләрнең халык уеннары һәм күңел ачу чаралары белән таныштырачак.

Бөгелмә муниципаль районының “Үзәкләштерелгән район клублар системасы” муниципаль бюджет учреждениеләре структур бүлекчәләре, ТР Мәдәният министрлыгы инициативасы буенча “Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау буенча ресурслар үзәге” дәүләт бюджет оешмасы ярдәмендә оештырылган “UenFest” (“УенФест”) проектына кушылды. Клуб учреждениеләренең иҗат коллективлары халык уеннарында һәм шаян күңел ачу чараларында актив катнашачак.

Халык уеннары балаларны милли мәдәният белән кызыксындыру, аңа җәлеп итүнең гаять нәтиҗәле чараларыннан берсе булып тора. Теләсә кайсы халык мәдәниятенең якты һәм үзенчәлекле сыйфатлары ул тудырган уеннарда бик яхшы күренә. Өлкән буын кешеләре әле дә хәтерли булыр – элегрәк балаларны өйгә кайтарып булмый иде, чөнки ишегалды уеннары шулкадәр мавыктыргыч һәм кызыклы була, алар, хәтта караңгы төшкәнне дә сизмичә, бар дөньяларын онытып уйный торган иде.

Ә хәзерге заман балалары традицион халык уеннарын беләме икән соң? Иске Исаково һәм Березовка авыл мәдәният йортларында эшләүче иҗат әһелләре балаларны “Заря – зарница” дигән рус халык уены белән таныштырачак. Ә Зеленая Роща авылында “Өченче – артык” дигән балалар уенын уйнаячаклар. Восточный авыл мәдәният йорты һәм Акбаш күпфункцияле үзәге хезмәткәрләре исә  мордва халык уеннарын тәкъдим итәчәкләр. Вязовка бистәсе балалры чуваш халык уеннарын уйнап караячак.

Борынгылар төрле традицион халык уеннарын үз балалары өчен, тирән кайгыртучанлык күрсәтеп һәм аларны яратып уйнарлык итеп уйлап тапканнар, күп еллар дәвамында алар камилләшеп, тагын да кызыклырак һәм файдалырак була барган. Халык уеннары ярдәмендә сабыйлар һәм олырак бала-яшүсмерләр дә үзләренең буш вакытларын күңелле итеп уздырыр, өстәвенә, иң мөһиме, ул уеннар балаларга җитез һәм көчле булып үсәргә ярдәм итәр, бер-берсе белән аралашырга өйрәтер дип өметләнгәннәр.

Алена Лихачева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса