Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә районының иң яхшы укучыларын данладылар

Техника йортында традицион "Яхшы укучылар - 2019 слеты" булып узды

Анда иң булдыклы, сәләтле, иҗади һәм зирәк укучыларны хөрмәтләделәр. - Фән олимпиадалары нәтиҗәләре буенча Бөгелмә районы республикада, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән соң, дүртенче урында, - дип белдерде Башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Эльвера Резванова. - Сәхнәдә математика, физика, тарих, җәмгыять белеме, геология, география, физкультура, рус әдәбияты, чит телләр һәм туган тел, шулай ук биология, химия, экология фәннәре буенча бөтенрәсәй һәм республика олимпиадаларының 75 призеры һәм җиңүчеләре.

Тәбрикләү берничә секциядә үтте. Беренче булып сәхнәгә бөтенрәсәй һәм халыкара олимпиада призерлары һәм җиңүчеләре күтәрелде. "Олимп биеклегендә" номинациясендә - Альбина Вәлиева, Анастасия Иванова, Анастасия Щербакова, Полина Болгова, Данис Вәлиев, Ангелина Белоусова, Роман Кадышев, Исмигөл Сәләмова, Әминә Мортазина, Лия Хаәмитова, Тимур Тукаев. 

Аннан башка олимпиада призерлары һәм җиңүчеләренең исемнәре яңгырады. Алар барысы да Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров премиясен алачаклар.

Сүз уңаенда шуны да әйтергә кирәк, 25 майда 11 сыйныфның 477 укучысы өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак. Аларның кайберләрен "Яхшы укучылар - 2019 слеты" нда данладылар.

Фото: Виталий Салягин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса