Бөгелмә районының 29 социаль-әһәмиятле объекты югары тизлекле интернетка тоташтырылган
Бөгелмәдән Президент белән элемтәгә Ключи фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Маргарита Князева чыкты.
Узган атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль әһәмиятле объектларны интернет челтәренә вакытыннан алда тоташтыру уңаеннан тантаналы чарада катнашты. Чара «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды. Видеоэлемтә аша тантанада республиканың барлык муниципаль берәмлекләре вәкилләре катнашты.
Бөгелмәдән Президент белән элемтәгә Ключи фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Маргарита Князева чыкты.
"Бездә 2019 елда төзелгән яңа ФАП. Бүген биредә эшләү, авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү өчен менә дигән шартлар тудырылган. Табибка язылу, электрон документ әйләнеше алып бару, пациентлар өчен юнәлешләр рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыкка килде", - дип билгеләде фельдшер.
Бөгелмә районы буенча «Цифрлы икътисад» милли проектын тормышка ашыру кысаларында, 2021 елга авыл җирлекләре территориясендә социаль әһәмиятле 41 объект төзү планында. Җепселле-оптик элемтә линияләрен төзүнең гомуми күләме - 29 км.
Бүгенге көндә 39 объектта төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган (95%). Социаль әһәмиятле объектларга кадәр линияләр сузылды - 15 км. 2 объектта эшләр дәвам итә, 15 сентябрьгә кадәр төгәлләү планлаштырылган. Барлык төгәлләнгән объектлар буенча җиһазлар җибәрү-көйләү эшләре һәм мәгълүматларны тапшыру челтәрен көйләү эшләре бара.
29 объект тулы күләмдә файдалануга тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа