Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә районыннан күп балалы ананы медаль белән бүләкләделәр

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күп балалы аналарга Татарстан Республикасының «Ана даны – Материнская слава» медальләрен тапшырды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә күп балалы аналарга «Ана даны» медален тапшырды. «Безнең республика нык, тату күп милләтле гаиләләре белән дан тота», - дип мөрәҗәгать итте Президент хатын-кызларга.

«Гаилә ул - җылылык, мәхәббәт учагы, һәркайсыбызга терәк. Гаилә һәрвакыт җәмгыятьнең рухи сәламәтлеген, милли-мәдәни йөзен саклаучы булды», - диде Рөстәм Миңнеханов. Президент Татарстанда гаиләләргә, яшь буынны тәрбияләүгә һәрвакыт лаеклы урын бирелгәнен билгеләп узды. Ул былтыр республикада 19 мең яңа гаилә барлыкка килгәнен әйтте.

«Күп балалы гаиләләр артуы сөендерә. 1 гыйнварга 40 мең 320 күп балалы гаилә исәпләнә», - дип белдерде. Балаларны мәхәббәттә, кайгыртучанлык, үзара аңлашу булган гаиләдә үстерү - һәр хатын-кыз өчен изге хезмәт», - диде Рөстәм Миңнеханов һәм гаиләләргә иминлек теләде.

Зөлфия Зиляева Бөгелмә районы Карабаш бистәсеннән. Һөнәре буенча балалар бакчасы тәрбиячесе. «Алты кызга бер малай миндә. Олысына 20 яшь була, кешесенә 5 яшь. Өч студент, өч мәктәп укучысы, төпчек улым бакчада», — диде. Аның фикеренчә, күп балалы әни көчле, кирәк вакытта йомшак та, әзрәк усал да булырга тиеш. «Кул арасына керделәр инде хәзер. Камыр да җәяләр, аш та пешерәләр», - дип уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса