Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә районыннан ирле-хатынлы Маркеловлар Алтын туйларын билгеләп үттеләр

2020 елның 18 декабрендә Бөгелмә районыннан Алексей Петрович һәм Татьяна Александровна Маркеловлар Алтын туйларын – 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.

50 ел элек кебек үк, бу көнне Алексей Петрович һәм Татьяна Александровна ЗАГСка туй маршы һәм кунакларның алкышлары астында керделәр. Тантаналы вакыйга хөрмәтенә юбилярлар Бөгелмә районының Мактаулы гаиләләре китабына үз имзаларын куйдылар.

Алексей һәм Татьяна 1969 елның декабрь кичләренең берсендә икесе дә җәмәгать тәртибен саклау буенча кизүгә басканда танышканнар. Ул чорда Алексей милициядә патруль-пост хезмәте хезмәткәре булып эшләгән, ә Татьяна уку йорты студенты. Бу очрашу язмышларында хәлиткеч булган. Бер елдан соң, Татарстан АССР Бөгелмә ЗАГС бюросында яшьләр үзләренең никахларын теркәгәннәр.

Гаилә башлыгы үзенең бөтен гомерен яраткан эшенә, эчке эшләр органнарында хезмәт итүгә багышлаган. Татьяна Александровна Росгосстрахта иминият агенты булып эшләгән. Аның гомуми стажы 25 ел тәшкил итә. Ләкин үз гомеренең күп өлешен Татьяна Александровна балалар тәрбияләүгә багышлаган, алар Маркеловлар гаиләсендә бишәү өч кыз һәм ике малай.

Юбилярларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары О. А. Плеханова котлады, ул гаиләгә “ТАССР төзелүгә 100 ел” Мактау билгесен һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Рөстәм улы Закиров исеменнән Котлау хатын тапшырды. Эчке эшләр органнары җитәкчелегеннән гаиләне Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге башлыгының шәхси состав белән эшләү буенча ярдәмчесе, эчке эшләр майоры Линар Марс улы Әхмәтҗанов котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса