Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә районыннан Даниил Кузнецов “Безнең заман герое” премиясе лауреаты булды

Казанда ярдәмгә килгән татарстанлыларны бүләкләү тантанасы узды.

Казанда “безнең заман геройларын” – ярдәмгә килгән татарстанлыларны бүләкләү тантанасы узды.

Бөгелмә районыннан 24 яшьлек Даниил Кузнецов апрель башларында боз белән капланган елгада кемнеңдер батканын күреп ала. Ул аны кеше дип уйлый, ләкин бәлагә эт тарыган булып чыга. Егет хайванга ярдәмгә ташлана.

Бу куркыныч хәл иде, ә мондый очракларда кеше җаны кушканча эш итә. Мин ярдәм итәргә тиешлегемне аңладым, берни турында да уйламадым, чишендем һәм йөзеп киттем», дип уртаклашты Даниил.

“Безнең заман герое” проекты 2013 елда ук оештырыла. 2016 елда ул республика премиясе статусын ала һәм, быелдан башлап, “Бердәм Россия”нең Яшь гвардиясе, партиянең үзе ярдәмендә, батырлык күрсәткән һәм мохтаҗларга ярдәм иткән кешеләрне бүләкли. Казанда, Безнең заман герое һәм Кечкенә геройлар форумы премияләре кысаларында, кыю гражданнарны бүләкләү тантанасы узды. Быел 64 кеше лауреат булды, алар арасындапандемия вакытында эшләгән 22 табиб һәм 10 волонтер, 14 бала һәм 18 өлкән кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса