Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә районындагы трассада такси каршы хәрәкәт юлына чыгып внедорожникка барып бәрелгән

Ашыгыч ярдәм бригадасы зыян күрүчеләрне якындагы хастаханәгә алып киткән.

Бөгелмә районындагы трассада, Таллы Бүләк авылы янында, такси каршы хәрәкәт юлына чыгып внедорожникка барып бәрелгән. 


Юл-транспорт һәлакәте кичә кич булган. Ике автомобильгә дә җитди зыян килгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына авария шаһитлары сөйләде.


Авариядә өч кеше: икесе машина йөртүче һәм внедорожник салонында бер пассажир зыян күргән. Ашыгыч ярдәм бригадасы зыян күрүчеләрне якындагы хастаханәгә алып киткән.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса