Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә районында «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» муниципаль программасы гамәлгә ашырыла

Яшь гаиләләргә торак мәсьәләсендә ярдәм итү Бөгелмә муниципаль районында дәүләт яшьләр сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Ул ике ысул белән гамәлгә ашырыла – түләүсез субсидия һәм процентсыз кичектереп түләү.

«Бөгелмә муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасында катнашучы яшь гаиләләргә торак бәясенең 35%ына кадәр түләүсез субсидия бирелә.

Программада катнашу өчен төп критерийлар – торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык (яшәү урыны буенча башкарма комитетта исәпкә куелу), түләү сәләте (алдан хупланган ипотека кредиты турында белешмә яки үз тупланмалары) һәм ир белән хатынның яше 35тән артмаган булу.

«Бөгелмә муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы кысаларында, беренчел, икенчел базарларда торак сатып алу һәм торак йорт төзелешен тәмамлау мөмкин. Шулай ук торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ буларак исәпкә куелу шарты белән, банк белән килешү төзегәнче ипотека кредитын түләү мөмкин.

Торак бәясенең 60%ына кадәр процентсыз кичектереп түләү мөмкинлеген 15 елга кадәр срок белән яшь гаиләләр алырга хокуклы, ир белән хатынның яше 30дан артмаган булу кирәк.

Процентсыз кичектереп түләү мөмкинлеген алу өчен төп критерийлар – торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык буенча исәпкә куелу һәм түләү сәләте.

Программада катнашу өчен яшь гаиләләр тулырак мәгълүматны башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегендә ала алалар. Адрес: Бөгелмә шәһәре, Стрелочная ур., 18 «Б» йорт, 1нче бүлмә, «Миллениум» яшүсмерләр клубы бинасы, гражданнарны кабул итү – дүшәмбе һәм җомга көннәрендә 08.00дән 12.00 сәгатькә кадәр, тел.: 4-68-25.

Бөгелмә районының яшь гаиләләре өчен программада катнашу өчен кирәкле документлар һәм шартлар белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://bugulma.tatarstan.ru/zhile-molodim-semyam.htm.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса