Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөгелмә районында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк

Дәвалау учреждениесендә ярдәм күрсәтү өчен кирәкле җиһазлар урнаштырачаклар.

Бөгелмә районында «Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» республика программасы буенча Наратлы авылында фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк. Бу хакта ТР БМР башкарма комитеты җитәкчесе Артур Гершиков Instagram да битендә сөйләде.
Җәй башында төзүчеләр киләчәк дәвалау учреждениесе өчен нигез әзерли башлаячак инде. ФАПның беренче пациентларын бу елның көзендә кабул итәр дип планлаштырыла.
ФАП авыл җирлегендә яшәүче 900ләп кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Элек медикларга пациентларны җирле балалар бакчасы бинасында кабул итәргә туры килде. Яңа бина блок-модуль конструкциясе тибы буенча төзеләчәк һәм барлык заманча таләпләргә туры киләчәк.
Яңа фельдшер-акушерлык пункты ярдәм күрсәтү өчен кирәкле барлык җиһазлар: ЭКГ аппараты, пульсоксиметр, күз эчендәге басымны үлчәү өчен тонометр белән җиһазландырылачак. Пациентларны кабул итү һәм персонал эше өчен барлык шартлар да бар: прививкалар ясау һәм процедура кабинетлары, өлкән халыкны кабул итү бүлмәсе, карау бүлмәсе, дару чараларын саклау өчен бүлмәләр, дезинфекцияләүче эретмәләр өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса